Көндәлек тормышта укыла торган догалар 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 🙏 1)КҮЗГӘ КҮРЕНЕР-КҮРЕНМӘС КЫЕНЛЫКЛАРДАН: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Фаллаху хайрән хафизән вә һүәр һәмер рахимин. 2)ИРТӘ ҺӘМ КИЧ УКЫЙ ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Рабби җөгалнии мүкыыймәс-саләәти вә миң зүррийәтии раббәнә вә тәкаббәл догаа". Мәгънәсе: "Әй,Аллаһым! Һәрвакыт дога кылырга теләгемне сакла, балаларымда шул зарурлыкны булдыр. Йә, Раббым, догамны кабул кыл". 3)КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Хәсбийәллаһу үә нигъмәл үәкилү нигъмәл мәүлә үә нигъмән нәсыйр гуфранәкә раббәнә үә иләйкәл мәсыйр". Мәгънәсе: "Минем ышанычым Аллаһым һәм Ул иң күркәм вәкил, иң күркәм падишаһ һәм иң күркәм ярдәмче. Синнән гофраныңны (даими гафу итүеңне) сорыйбыз, Раббыбыз, һәм Синең яныңда - әйләнеп кайту урыныбыз". Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйтте:"Берәү кайгыга юлыкканда, Аллаһы Тәгалә ул кемсәдән барча кайгысын китәрсен өчен, ун мәртәбә югарыда китерелгән доганы укысын". *** яки моны укысын:"Хәсбийәллаһу лә иләһә иллә һүә гәләйһи тәүәккәлтү үә һүә раббүл гәршил гәзыйм". Мәгънәсе: "Минем ышанычым Аллаһы,Аннан башка илаһ юк,мин Аңа тәвәккәлләдем һәм Ул бөек гарешнең Раббысы". 4)БИК КИРӘКЛЕ ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Аллаһүммә инни әсьәлүкәл-гасийәтә фид-дүнйә үәл-әхирати. Аллаһүммә әсьәлүкәл-гафүә үәл-гафийәтә фи дини үә дүнйәйә үә әһли үә мәли. Аллаһүммә-стүр гаурәти үә-мни раугәти аллаһүммә-хфизни мим бәйни йәдәййә үә мин халфи үә ган йәмини үә ган шимәли үә мин фәүкый үә әгүзү бигыйзмәтикә ән әгталә мин тәхти". Мәгънәсе: "Йә,Аллаһым,хакыйкатьтә мин Синнән дөньяда һәм ахирәттә гасиять сорыймын. Йә,Аллаһым,динемдә,дөньяда,әһелемдә,малымда гафу һәм гафиять сорыймын. Йә,Аллаһым,гаурәтемне капла,куркудан иминлек бир. Йә,Аллаһым,алдымда,артымда,уң ягымда һәм сул ягымда булган нәрсәдән мине сакла. Артымнан килеп явызларча үтерүдән Синең олуглыгың белән Сиңа сыгынам". Ибне Гомәр радыйаллаһү ганһе риваять итә: "Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам әйтте: "Һичкем бу доганы укудан тыелырга тиеш түгел". 5)САРАНЛЫКТАН САКЛАУНЫ СОРАП КЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмани-рахим. "Әллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-һәмми вәл-хәзән, вә минәл-гәҗзи вәл-кәсәл, вә минәл-җүбни вәл-бухли, вә минәл-мәэ-сәми вәл-мәграм, вә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл!" Мәгънәсе: "Йә Аллаһым! Сиңа гына сыгынамын! Синнән генә ярдәм сорыймын – күңел төшенкелегеннән, көчсезлектән һәм куркудан, саранлыктан һәм вакчыллыктан, бурычлы булудан һәм адәмнәрнең золымыннан Сиңа гына сыгынамын!" 6)ТҮРӘЛӘР ЯНЫНА БАРГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Мөрәҗәгать яки гариза белән түрә каршына барганда биш я җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылганнан соң шушы дога укылыр: Бисмилләһир-рахмани-рахим. "Ләә иләәһә илләллааһүл-хәлиимүл-хәкиим. Сүбхәәнә раббис-сәмәәвәәтис-сәбгый вә раббил-гаршил-газыйим. Ләә иләәһә илләә әнтә газзә җәәрукә вә җәллә сәнәә-үк". Мәгънәсе: "Хәлим вә Хәким булган Аллаһыдан башка илаһ юк. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең иясе — Раббымны тәсбих итәмен. Синнән башка илаһ юк. Ялварулар һәм мактаулар Сиңадыр". 7)ШОФЕРЛАРНЫҢ МАШИНАЛАРЫНА ЯЗЫП ТАГА ТОРГАН ДОГАЛАР: بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ ٱلْحَيُّ ٱلْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ مَا فِي ٱلسَّمَاوَاتِ وَمَا فِي ٱلْأَرْضِ مَن ذَا ٱلَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ ٱلسَّمَاوَاتِ وَٱلْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ ٱلْعَلِيُّ ٱلْعَظِيمُ . سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ . بِسْــمِ اللهِ مَجْرَيهَا وَمُرْسَيهَا إِنَّ رَبِّى لَغَفُورٌ رَحِيمٌ "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хаййүль-каййүүм. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әръдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би изниһ. Йәгьләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә. Вәсига күрсиййүһүс-сәмәәвәәти вәл-әръда вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл- галиййүл-газыйим"(Аятел Көрси). "Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим". Мәгънәсе: "Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!" 8)ЮЛГА ЧЫККАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бу вакытта укылырга мөмкин булган берничә дога бар. Бер кешенең боларның барысын да белүе мөмкин түгел. 1.Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, "Бисмилләһ" әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылыр һәм урыннан кузгалып кителер. 2.Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлга чыкканда шулай дога кылган: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү." Мәгънәсе: "Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!" 3."Бисмилләһ"тән соң: "Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин." Мәгънәсе: "Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде". Аннан соң өч тапкыр "Әл-хәмдү лилләәһ", өч тапкыр "Әллааһү әкбәр" дигәннән соң: "Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә." Мәгънәсе: "Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр". 9)БӘЛАНЫҢ КИТҮЕ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГА ДОГА: Ике рәкәгать намаз укыганнан соң "Аятел-Көрси" мөмкин кадәр кабат-кабат укылыр. Аннан соң шул дога укылыр: "Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин. Йәә фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммә нәҗҗинәә минәл-каумиз-заалимиин. Әнтә мәүләәнәә фәнсурнәә галәл-каумил-кәәфириин. Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Йәә рахмәәнү йәә рахиимү йәә ләтыйфү йәә әрхәмәр-раахимиин." Мәгънәсе: "Аллаһының исеме белән. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Син һәр нәрсәдән бөексең, Аллаһым! Сине тәсбих итәмен, чөнки мин залимнәрдән булдым. Әй, колларына бөтен ишекләрне ачучы Аллаһ! Миңа хәерле ишекләрне ач. Әй, Раббым! Мине залим кешеләрдән коткар һәм сакла. Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит. Коръәндә фәтех һәм җиңү вәгъдә итәсең. Бу аятьләр хөрмәтенә җиңү һәм ярдәм бир, йә Рабби! Аллаһыдан башка көч вә куәт иясе юктыр. Ул бөек һәм олугтыр. Әй, Рахмән, Рахим һәм Латыйф сыйфатлары булган һәм мәрхәмәтлеләрнең дә мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!" 10)ҮЛЕМ ХӘБӘРЕ ИШЕТКӘННӘН СОҢ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмани-рахим. "Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү." Мәгънәсе: "Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз һәм, әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны Синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул, Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит". 11)БӘЛА-КАЗАГА ОЧРАГАН КЕШЕНЕ КҮРГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахманир-рахим. "Әлхәмдү лилләәһилләзии гаафәәнии миммәбтәләкә биһии вә фәддаләнии галәә кәсиирин мин халькыйкә тәфдыйиләә". Мәгънәсе: "Әгәр ут янганны күрсә, сүндерсен ул утны тәкбир белән". 12)КАЙГЫ -ХӘСРӘТКӘ ТӨШКӘН КЕШЕНЕҢ ДОГАСЫ: "ИНШИРАХ" СҮРӘСЕ: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм нәшрах ләкә садеракь, вә вәдагънәә гаңкә визракь. Әлләзии әңкада заһракь. Вә рафәгънәә ләкә зикракь. Фә иннә мәгаль-гусри йүсраа. Иннә мәгаль-гусри йүсраа. Фә изәә фәрагътә фәңсабе. Вә иләә раббикә фәргабе". Мәгънәсе: "Без синең күкрәгеңне (кальбеңне) ачмадыкмы? Билеңне бөккән авырлыкның йөген тартып алмадыкмы? Синең шаныңны һәм даныңны күтәрмәдекме? Һичшиксез, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Әйе, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Эшләрең бетүгә тагын кабат эшлә. Бары тик Раббыңа юнәл". "ГАСР" СҮРӘСЕ: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабер". Мәгънәсе: "Гасыр белән ант итәмен ки, инсан чыннан да зарар эчендәдер, зыян күрүчедер. Моннан бары тик иман китереп, тәкъва булган кешеләр генә, иман китереп яхшы эшләр эшләгәннәр генә, бер-берләренә хакыйкатьне һәм сабырлыкны васыять иткәннәр генә котылыр (иминдер)". Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намазда беренче рәкәгатьтә "Инширах" сүрәсен, икенче рәкәгатьтә "Гаср" яки "Кәүсәр "сүрәсен укырга тиеш. Намаздан соң укый белгән кадәр "Инширах" сүрәсен, Коръәни Кәримнән дога аятьләрен укырга кирәк. Монда "Әәмәнәр-расүүлү"нең укылуы да хәерле. Болар укылганнан соң: "Раббиш-рахлии садерии. Вә йәссир лии әмрии. Вәхлүл гукъдәтәм мин лисәәнии. Йәфкаһүү каулии. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр" аятьләре мөмкин кадәр кабатлап укылыр. Кайгы-хәсрәттән котылу өчен күңелдән теләгән дога кабат кылыныр. 13)МУЛ РИЗЫК СОРАП УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: "Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләре булган "Ләү әңзәлнәә"не укыганнан соң: "Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү, йәә фәттәәхү йәә ганиййү йәә раззәәкъ. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вә йәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгавәәт. Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү йәә хәййү йәә каййүүмү йәә бәдиигас-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вәәсиган вә әнтә тәрзүку мән тәшәә-у би гайри хисәәб". Мәгънәсе: "Әй, Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңелләштерүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телимен. Әй, догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Әй, күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы — Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең". 14)ДАРУ БЕЛӘН ШИФА ТАПМАГАН АВЫРУГА КАРШЫ ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Әс-саләтү үәс-сәләмү гъаләйкә йә сәййиди йә расүләл-лаһ хузь би-йәди, калләт хиләти, әдрикни (3 мәртәбә) би-лутфикә үә карәмикә йә нәсыйраль-хәкка хузь хәккый". Залимнәрнең золымыннан, нахакка рәнҗетүчеләрнең рәнҗетүеннән, дару белән шифа тапмаган авыруга каршы, нахак тоткынга кертелгәннән бу салаватны кичләрен 1000 мәртәбә укырга кирәк. 15)АВЫРУДАН ТЕРЕЛҮ ӨЧЕН: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Би-гъыйззәтиһи үә би-кудратиһи үә мин шәрри мә халәка үскүн бигъыйззәтил-ләһ үскүн би-кудрәтил-ләһ.Үскүн би-нурил-ләһ.Үскүн би-кибрийәил-ләһ.Үскүн би-гъазамәтил-ләһ.Үскүн би-хәккыйл-гъаршиль-гъазыйми.Үскүн би-хәккый тәурати Мүсә гъаләйһис-сәләм.Үскүн би-хәккый Инҗилә Гъыйсә гъаләйһис-сәләм.Үскүн би-хәккый зәбүри Дәудә гъаләйһис-сәләм.Үскүн би-хәккый фүркани Мухәммәдин гъаләйһис-сәләтү үәс-сәләм.Үскүн би-хәккый та һә йә син уә би-хәккый кәф һә йә гъайн сад үә хә мим гъайн син каф үә би-хәккый нун үәл-каләм үә би-хәккый җәмигъыйль-әнбийәи үәл-мүръсәлин үәл-хәмдү лил-ләһи раббиль-гъаләмин". Бу доганы 7 көн буена, көн саен 41 мәртәбә укып, су өстенә сулыш белән өрү кирәк булыр.Шул суны авыру эчәр һәм бер өлеше белән госел коеныр.ИншаАллаһ,файдасын тиз күрер. 16)МӘЧЕТКӘ КЕРГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Әллааһүммәфтәх лии әбвәәбә рахмәтик". 17)ЭШ БАШЛАГАНДА, ЯИСӘ ЭШ ВАКЫТЫНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим: "Әллааһүммә иннии әс-әлүкә сыйххәтән вә гаафийәтән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан хәләәлән таййибән вә гамәлән мәкъбүүлән." Мәгънәсе: "Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен". 18)АЧУЛАНГАНДА УКЫЙ ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим." Мәгънәсе: "Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла". Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм Инширах сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

Теги других блогов: молитва дога укыла